Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста террорчылыкка каршы комиссия эшли

Ил-көн яңалыкларын тыңлый башласаң, кайдадыр шартлау, террорчылар кулыннан бик күп кешеләрнең зыян күрүләрен, әти-әниләрен, балаларын югалтуларын ишетеп йөрәк әрни. Унөч ел элек Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге Белем бәйрәме канлы көн булып истә калды. Беренче сентябрь көнне беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән сабыйлар, балалары өчен шатланып яшәүче әти-әниләр, укытучылар, барысы...

Ил-көн яңалыкларын тыңлый башласаң, кайдадыр шартлау, террорчылар кулыннан бик күп кешеләрнең зыян күрүләрен, әти-әниләрен, балаларын югалтуларын ишетеп йөрәк әрни. Унөч ел элек Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге Белем бәйрәме канлы көн булып истә калды. Беренче сентябрь көнне беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән сабыйлар, балалары өчен шатланып яшәүче әти-әниләр, укытучылар, барысы да вәхшиләр кулыннан зыян күрде. Районда шушы күңелсез вакыйгаларны булдырмый калу максатыннан террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе булып узды. 1 нче сентябрь районыбыз мәчетләрендә Корбан гаете, мәктәпләрдә Белем бәйрәме уздырылачак. Шуны истә тотып эчке эшләр бүлеге, гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләренә, хастаханә, мәгариф учреждениеләренә бурычлар билгеләнде.

- Күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен һәр өлкәдә катгый чаралар күрелергә, керү-чыгу юллары күз уңында булырга тиеш. Оешмаларда кизү тору графигы булсын, - дип кисәтә комиссия секретаре Илдар Усманов. Эчке эшләр бүлеге һәм янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре уртага салып сөйләшенде. - Тиздән барлык мәчетләрдә дә Гает намазлары укылачак. Кайткан кунаклар, авыл халкы җыела. Арагызда кем булганын, нәрсә эшләргә җыенганын да карарга онытмагыз. Шулай ук 1 нче сентябрь балалар шатланып якты, матур мәктәпләргә бара. Һәр өлкәдә тәртип булырга тиеш. Без бергә, бердәм булып эш алып барганда гына әлеге күңелсезлекләргә юл ябык булачак, - диде комиссия рәисе, район башлыгы Рәшид Заһидуллин.

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев