Апаста тикшерүләр узды
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров җитәкчелегендә төзелгән махсус комиссия Әнәледә һәм район үзәгендәге сәүдә нокталары, балалар бакчалары, мәктәп ашханәләре, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә булып, биредә эшләүчеләр белән очрашты. Азык-төлек сакланышы, аш-су әзерләү шартлары, товарларның куллану -яраклылык вакытларына, шулай ук кибетләрдә ЕГАИС системасы куланышына җитди игътибар бирелде. "Татарстанныкын сатып ал"...
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров җитәкчелегендә төзелгән махсус комиссия Әнәледә һәм район үзәгендәге сәүдә нокталары, балалар бакчалары, мәктәп ашханәләре, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә булып, биредә эшләүчеләр белән очрашты. Азык-төлек сакланышы, аш-су әзерләү шартлары, товарларның куллану -яраклылык вакытларына, шулай ук кибетләрдә ЕГАИС системасы куланышына җитди игътибар бирелде. "Татарстанныкын сатып ал" акциясе, кулланучылар хокукларын яклау буенча да аерым сөйләштеләр. Апаста һәм һәр авылда комиссия кибет тотучы эшмәкәрләр, сатучылар һәм кафе-ресторан, ашханә хезмәткәрләре, бакча мөдирләре арасында киң аңлату-кисәтү эшләре үткәрүне дәвам итәчәк.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев