Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста тимераякчылар ярышты

Апас тарихында беренче тапкыр яңа төзелүче "Яр буе" спорт-ял үзәгендә буа бозында махсус шугалак көйләнде. Бу юлы тимераяк яратучылар 50 метрлы дистанциядә узыштылар. Тәүге ярышта барлыгы 11 тимераякчы катнашты. Апас "Алтын алка" боз сарае директоры Рамил Мөхетдинов киләчәктә Апас буасы бозында зур шугалак та булачагын белдерде. Бик яхшы башлангыч "карлыгачлары"...

Апас тарихында беренче тапкыр яңа төзелүче "Яр буе" спорт-ял үзәгендә буа бозында махсус шугалак көйләнде. Бу юлы тимераяк яратучылар 50 метрлы дистанциядә узыштылар. Тәүге ярышта барлыгы 11 тимераякчы катнашты.

Апас "Алтын алка" боз сарае директоры Рамил Мөхетдинов киләчәктә Апас буасы бозында зур шугалак та булачагын белдерде. Бик яхшы башлангыч "карлыгачлары" Апастан Динар Гаптерахманов, Әхмәт Закиров, Илнур Сәлахов, Адилә Салаватулина, Камилә Сафина, Карина Низаметдинова, аграр көллият студентлары Илнур Гатауллин, Раил Җиһангиров, Каратуннан Рузәл Нургалиев, Азбабадан Тимур Вәлиуллин, Борнаштан Айдар Миндубаев, Илнар Хафизов җилдән җитез булып, бу дистанцияне 7-8 секундта уздылар. Җиңүчеләргә тантаналы рәвештә Диплом-Грамоталар һәм медальләр тапшырылды.

- Ачык бозда үткән бу районкүләм беренче ярышта катнашучылар хоккей белән дә яратып шөгыльләнә. Яшьтәшләренә алар бик матур үрнәк күрсәтте. Кышкы каникуллар вакытында балаларга компьютер, кесә телефонарын онытып, сүндереп куярга киңәш итәм. Аны ачык һавада сәламәтлек өчен файдалы күмәк уеннар уйнап, бозда, чаңгы юлында, спорт мәйданчыклары, спорт залларында үткәрү күпкә яхшырак һәм файдалырак бит, балалар,-ди Рамил Мөхетдинов.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев