Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста үткән республикакүләм гармунчылар бәйгесенең зона туры тәмам

Бүген Апас мәдәният йортында Фәйзулла Туишев исемендәге республикакүләм гармунчылар бәйгесенең зона туры узды. Биредә Апастан һәм күрше Чүпрәле, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы районнарыннан килгән гармунчылар төрле номинацияләрдә көч сынаштылар. Олылар белән бергә яшь гармунчы егетләр дә чыгыш ясадылар. Фестивальне район башкарма комитеты җитәкчесенең милли һәм мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм...

Бүген Апас мәдәният йортында Фәйзулла Туишев исемендәге республикакүләм гармунчылар бәйгесенең зона туры узды. Биредә Апастан һәм күрше Чүпрәле, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы районнарыннан килгән гармунчылар төрле номинацияләрдә көч сынаштылар. Олылар белән бергә яшь гармунчы егетләр дә чыгыш ясадылар.
Фестивальне район башкарма комитеты җитәкчесенең милли һәм мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мингазиев ачып, барлык катнашучыларга уңышлар теләде. Мәртәбәле жюри Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы сәнгате факультеты деканы, профессор Сәгыйть Хәбибуллин, республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге белгечләре Дамир Габдрахманов һәм Лилия Җиһаншина һәр чыгышны игътибар белән күзәтеп барды.
Сәхнә түреннән йөрәкләрне тетрәндереп, күңелләрне җилкендереп тальян моңнары агылды. Яше-карты өздереп-өздереп гармун уйнады. Бәйгегә кунак булып кайткан якташ егетебез, "Татар моңы" конкурсы лауреаты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты мөгаллиме Илнур Ганиев барлык катнашучыларны сәламләп, үзенең моңлы көйләрен бүләк итте. Аңа кушылып, сәхнәгә бер-бер артлы бәйгедә катнашучы апаслылар агылды. Гармунчыларыбыз Рәмис Ногманов, Нәҗип Гыйбадуллин, Рәкыйп Шакиров һәм Радик Абдуллин "аерым башкаручылар" номинациясендә чыгыш ясадылар. Апас мәдәният йорты, Зур Күккүз мәдәният йортлары каршында оешкан гармунчылар ансамбле коллективлары чыгышлары да аеруча алкышларга күмелде. Фестивальдә Апас сәнгать мәктәбенең Фатыйх Хисамов җитәкчелегендәге яшь гармунчы егетләре Камил Гайнетдинов, Динар Газиев, Сәйдар Җәләлиев, Камил Җәләлиев дә катнашып, уңышлы гына чыгыш ясадылар.
Бәйге азагында жюри әгъзалары нәтиҗә чыгарып, катнашучыларга кайбер киңәшләрен бирделәр. Алар белдерүенчә, җиңүче апрель аенда билгеле булачак. Зона турыннан үткән иң оста катнашучының исеме республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге сайтына урнаштырылачак. Ул катнашучы октябрь аенда Мамадыш районында узачак гала-концертта катнашачак.

Ләлә Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев