Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста төлке күрүчеләр юкмы?

Район ветеринария берләшмәсенә Татарстан бюджеты аша 20 мең данә котыру авыруына каршы махсус дозалы вакциналар кайтты. 12 апрельдә район аучылары, инспектрлар, егерьлар һәм район мал табиблары кыргый җәнлекләр сукмакларына, авыл, ферма тирәләренә аларны таратып чыгу эшен башладылар. -Бу бик мөһим эштә бик теләп үз өлешен кертүче Фәнис Сибгатуллин, Рөстәм Шәрәфуллин,...

Район ветеринария берләшмәсенә Татарстан бюджеты аша 20 мең данә котыру авыруына каршы махсус дозалы вакциналар кайтты. 12 апрельдә район аучылары, инспектрлар, егерьлар һәм район мал табиблары кыргый җәнлекләр сукмакларына, авыл, ферма тирәләренә аларны таратып чыгу эшен башладылар.

-Бу бик мөһим эштә бик теләп үз өлешен кертүче Фәнис Сибгатуллин, Рөстәм Шәрәфуллин, Муса Хафизов, Ильяс Сибгатуллин, Радик Галиуллин, Радик Госманов һәм башкаларга бик зур рәхмәт,-ди район кыргый хайваннар сакчысы, дәүләт ау, табигатьне саклау инспекторы Дмитрий Тараканов.

-Быел кайткан доза-вакциналарның яртысын язын таратачакбыз. Калган 10 мең доза препаратлар төлке өннәренә һәм киек җәнлекләр сукмакларына июнь аенда куелачак,-дип үз сүзен җиткерә район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Марат Фәтрахманов. Авылларда, юлларда, кыр-урманнарда сәер күренгән төлкеләр, башка кыргый һәм йорт җанварлары очратсагыз кичекмәстән авыл җирлекләре, аучыларга яки безгә хәбәр итегез. 1 ай элек Карабай авылы янәшәсендә кышын үлгән төлке табылган иде. Аны тикшерү вакытында организмында котыру авыруы билгеләре ачыкланды һәм бу авылда карантин игълан ителде. Апаслылардан сак һәм уяу булуыгызны сорыйм.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев