Апаста төнге музей тамашачыны кабул итте
Районда барлык музейларда 16846 берәмлек экспонатлар саклана. Шуларның 9976 – төп фонд. Апас туган якны өйрәнү музееның 3 стркуктур бүлекчәсе бар. Алар - Тутайда Сара Садыкова музее, Шәмбалыкчыда Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музее, Олы Бакырчыда Шәүкәт Галиев йорт музее.
(18 май, “Апастово-информ”).
Музей фонды документлар, фотография һәм негативлар, этнографик һәм кулланма сәнгать предметлары, басма продукция, табигый-фәнни коллекция предметлары һәм башкалар белән тупланган. Ел саен керемгә алган предметларның саны якынча 350 данә тәшкил итә. Башлыча алар төп фондка карый.
Әнә шундый бай фондлы, тырыш җитәкчесе, уңган хезмәткәрләре белән дан тоткан коллектив “Музейлар төне“ акциясенә кушылды. Бу көнне музейның ишекләре төнгә кадәр ачык булды.
Апас туган якны өйрәнү музееның фондының 40 проценты Рамис Ногманов тарафыннан тулыландырылган. Анда маркалар, сувенир шырпылар коллекциясе, гербарийлар җыентыгы, ә Керпе коллекционерда урнашкан 406 берсен-берсе кабатламый торган авторучкалар коллекциясе генә ни тора! Бу хакта музей хезмәткәрләре белдерде. Халыкара музейлар көне уңаеннан да Рәмис Ногманов яңа экспонатлар алып килде. Алар арасында чалгы, күп итекләр һәм башкалар бар.
Кичке чарада катнашучылар музей эшчәнлеге, яңа экспонатлар белән танышты. Музейда берничә мәйданда эш барды. “Музейга – бүләкләр” – “Яңа экспонатлар” мәйданы аеруча да кызыклы.
Ел дәвамында тамашачылар музейга тапшырган уникаль экспонатлар: йонлы мөгезборын баш сөяге, Зөя елгасы үзәненән табылган, С. Герасимов бүләге; язучы, җырчы, автор башкаручы - Ризида Мөхәммәтҗанованың китаплар бүләге (Коштавылы, Башкортстан); стена сәгате Илназ Минвалиев (Апас) бүләге; бала аяк киеме-күн итек, агач ялгау җайланмасы, метал бизәлеш, 10-лы чалгы, лампа куыгы Рәмис Ногманов тапшырды; үзешчән рәссам Илгиз Маликов рәсемнәре, бүләкләре һәм башкалар тамашачыларны бик кызыксындырды...
“Музейлар төне” чарасында Сара Садыйкова, Шәүкәт Галиев, Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музейлары һәм музейдагы экспозицияләре белән таныштыру да кызыклы мәйданчык булды.
Башка еллардан аермалы буларак, “Музейлар төне”ндә яшь башкаручылар – “Йолдызлык” фестивале җиңүчеләре Зилә Садыйкова һәм Энҗе Шәйхиева да катнашты. Алар да кичәгә билгеле бер ямь өстәде.
Чарага килүчеләр “Аргамак” рәсемнәр күргәзмәсе белән дә таныша алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев