Апаста “Тоннель” балаларын махсус утыргычта йөртмәүчеләрне ачыклый
Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре участок инспекторлары белән берлектә юллардагы иминлек сагында торуны дәвам итә.
(22 август, “Апастово-информ”).
23 август көнне Казан-Ульян юлының 77 чакрымында 7.00-9.00 сәгатьләрдә “Тоннель” операциясе узачак.
“Әлеге чарада төп игътибар балаларны дөрес утыртып йөрүгә юнәлтеләчәк. Балаларын махсус утыргычта йөртмәүчеләр ачыкланачак. Шулай ук тизлек режимы, транспорт белән аек килеш идарә итүгә дә игътибар бирәчәкбез”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев