Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Тоннель” вакытында 16 кагыйдә бозучы ачыкланган

23 август көнне Казан-Ульян юлының 77 чакрымында 7.00-9.00 сәгатьләрдә “Тоннель” операциясе узды.

(23 август, “Апастово-информ”).


“Әлеге чарада төп игътибар балаларны дөрес утыртып йөрүгә юнәлтелде. Балаларны махсус коляскалар-утыргычлардан башка транспорт чарасында йөрткән өчен машина йөртүчеләргә 3 мең сум штраф салына. Пассажирларның куркынычсызлык каешларына игътибар бирмәүләре, балаларны махсус утыргычка утыртмау - боларның барысы өчен дә түләргә туры килә. Һәлакәтләрдә балаларның зыян күрүе аеруча йөрәкне әрнетә”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
“Тоннель” вакытында 16 кагыйдә бозучы ачыкланган. Аларның барысына да беркетмәләр төзелгән. Юл кагыйдәсен санга сукмаучылар арасында тизлек режимын сакламаучылар, куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр һәм иминият полисы булмаучылар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев