Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста “Тоннель“ вакытында салмыш шофер тоткарланган

Районның хокук сакчылары уздырган “Тоннель“ операциясе барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре шәхси машинасы белән юлга чыккан шоферны туктата.

(18 июль, “Апастово-новости“).


Тикшерә торгач, аның исерткечләр кулланган булуыннан шикләнәләр. Ләкин шофер кеше медицина тикшеренүе узудан баш тарта. Ләкин азга гына да җаваплылыгы кимемәгән. Бу хакта ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр иттеләр.
“Исерек шофер – юлда җинаятьче. Машина йөртүчеләрне юл-транспорт һәлакәтләре китереп чыгару мөмкинлеге дә, кемнеңдер гомеренә куркыныч янау да, исерек хәлдә идарә иткән өчен штрафлар да куркытмый“ – ди Румбик Гәрәев.
Ул исерек хәлдә идарә иткән өчен 1,5 елдан 2 елга кадәр транспорт чарасы белән йөрү хокукыннан мәхрүм ителүне, шулай ук 30 мең сум күләмендә штраф түләү турында искәртә. Кабат исерек килеш руль артына утырган өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев