Апаста тракторларның төзеклеге тикшерелә
Районда 10 августтан “Трактор” операциясе башланды.
(10 август, “Апастово-информ”).
Ул 20 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә Дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары белән берлектә рейдлары узачак, транспортларның техник торышы тикшереләчәк.
“Һәр техника төзек, документлары тәртиптә булырга тиеш. Әлеге операция барышында трактор йөртүченең таныклыгыннан алып, тракторның, прицепларның төзеклеген, учетка куелганмы юкмы икәнен, кыскасы, трактор һәм тракторчы белән бәйле барлык эшләр дә тикшереләчәк”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев