Апаста төш вакытына 20,4 процент сайлаучы тавыш биргән
Районда сайлаулар оешкан төстә бара.
(11 сентябрь, “Апастово-информ“).
Апас мәктәбе бинасында урнашкан 880нче номерлы сайлау участогында да кеше өзелеп тормый. Биредә барлык таләпләр дә үтәлә.
Тавыш бирергә гаиләләре, оныклары белән килүчеләр дә бар.
Яңа гына кавышкан Нәбиуллиннар гаиләсе дә беренче көнне үк килеп тавышын бирде.
“Республикабызның киләчәге өчен тавыш бирдек. Яшь гаиләләрне имин, мул тормыш көтсен“, – диделәр алар.
Сайлау участогында куркынычсызлык таләпләре төгәл үтәлә. Полиция хезмәткәрләре иминлек сагында тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев