Реклама
Җәмгыять
Апаста түбәтәйле һәм калфаклы Сабантуй булачак
11 нче июньдә булачак район Сабан туена яңалык кертелә.
–Хөрмәтле апаслылар, районыбыз кунаклары! Быел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Сабантуйга милли бизәк кертергә булдык. Сабантуйга килгәндә ир-егетләргә түбәтәй, хатын-кызларга калфак киеп килергә тәкъдим итәбез. Милли баш киемнәре мәйданга керү юлында сатуда булачак, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова.
Милли баш киемнәрен эзләп ерак барасы түгел.
Апасның Октябрь урамы, 53 нче йортта урнашкан (автовокзал янында) сату ноктасы эшләп тора. Биредә гүзәл затлар өчен баш киемнәре – милли стильдә түбәтәй, калфак, изүләр сатыла.
Абзалова М.М. Реклама.
Токен креатива: 2VtzqwmCGhf
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев