Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Туган тел һәм шигърият бәйрәме узды

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан, район туган якны өйрәнү музее янында урын алган Габдулла Тукай бюсты каршында Туган тел һәм шигърият бәйрәме узды.

(26 апрель, “Апастово-информ”).



Бәйрәмне ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров катнашты. Ул Тукай шигырьләрен, әкиятләрен укып үскән балаларның туган телдә камил сөйләшүен билгеләп үтте.

Бәйрәмдә нәниләрне дә, яшьләрне дә, урта һәм өлкән буынны да очратып була иде. Балалар бакчасы нәниләре үзләренең чыгышлары белән сөендерде.

Чара барышында Габдулла Тукай исемендәге Халыкара сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесенең район этабына нәтиҗәләр ясалды. Шулай ук “Апас хәбәрләре” сайты аша барган “Тукай эзеннән” бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнде.

Традиция буенча Туган тел һәм шигърият бәйрәмендә җирле шагыйрьләр дә чыгыш ясады. Апастан Илнур Азизов һәм Дәвештән Рәсим Җәләл иҗаты белән якыннан таныштык.

Бәйрәм Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев