Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Туган тел көне һәм шигърият бәйрәме үтте

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, Ана һәйкәле янында Туган тел һәм шигърият бәйрәме узды.

(26 апрель, “Апастово-информ“).


Үзәк китапханә коллективы мәдәният йорты һәм туган якны өйрәнү музее белән берлектә әзерләгән чарада “Кояшкай“ һәм “Салават күпере“ бакчасы нәниләре, мәктәп укучылары, җирле шагыйрьләребез һәм җырчылар катнашты.

Бәйрәм Туган якны өйрәнү музее каршында урын алган Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте. Тантанада район башкарма башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, аның урынбасары Луиза Сафина, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев катнашты һәм чыгыш ясады. Әлеге бәйрәмнең яшь буынны тәрбияләүдә, туган телебезне саклап калуда әһәмияте зур булуы билгеләп үтелде.


–2021 ел Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителде. Быел да, һәр елдагыча Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан шигърият бәйрәме уза. Туган телебезне саклыйк, яклыйк. Милләтебезнең яшәешендә туган тел ул иң мөһим урыннарның берсен алып тора, – диде Алмаз Тугушев.

Туган тел көне уңаеннан, үзәк китапханә тарафыннан “И, туган тел, и матур тел“ бәйгесе игълан ителде. Бәйгенең шарты буенча, Тукай шигырьләрен сөйләгән язмаларны оештыручыларга юлларга кирәк иде. Әлеге бәйгегә дә нәтиҗәләр ясалды, бүләкләр бирелде. Республикакүләм бәйге җиңүчеләре дә билгеләп үтелде һәм алар чыгышлары белән сөендерде.

Чара барышында “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан Георгий тасмалары таратылды. Бөек Җиңү көненең әһәмияте, тасманың тарихы турында сөйләнде.

Эчтәлекле шигырьләр, матур җырлар, бүләкләүләр белән үрелеп барган бәйрәм “Туган тел“ җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев