Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Туган тел көне һәм шигърият бәйрәме узды

Бөек һәм кабатланмас шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан, “Тукай йолдызлыгы барда, татар мәңге калачак” дип исемләнгән шигърият бәйрәме үтте.

(26 апрель, “Апастово-информ”).


Узган елдан аермалы буларак, бәйрәм бу юлы Апас туган якны өйрәнү музее каршындагы Габдулла Тукай бюсты янәшәсендә үткәрелде. Быел бәйрәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел һәм изге Ураза аена туры килүе аеруча зур мәгънәгә ия булды.
Мәдәният йорты, китапханә һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән берлектә узган бәйрәмдә мәктәп һәм бакча балалары, җирле шагыйрьләребез, шигъриятне яратучы райондашлар катнашты.
Бәйрәм танатанасына килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Венера Сәгъдиева да үтемле чыгышлар ясадылар. Бәйрәмнең яшь буынны тәрбияләүдә, телебезне, милләтебезне саклап калуда мөһим рольгә ия булуын ассызыкладылар.
“Габдулла Тукай үзе яшәгән һәм аннан соңгы дәвердә яшәүчеләр өчен зур маяк, илһам көче бирүче, акыл чыганагы булып торган бөек шәхес ул. Аның шигырьләрен укымаган, иҗатына сокланмаган кеше юктыр. Үз телебезне саклыйк, яклыйк. Милләтебезнең бөек шәхесләре күңелләребездә мәңге яшәсен!”, - диде Алмаз Тугушев.
ХII Халыкара Габдулла Тукай исемендәге сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесенең муниципаль этабында җиңүчеләргә район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары тапшырылды. Әлеге бәйгенең республика этабында ике ел рәттән җиңүгә ирешкән Апас урта мәктәбе укучысы Зилә Садыйкованың уңышы билгеләп үтелде.
Бәйрәм матур җыр-шигырьләр, халык көйләре, үтемле чыгышлар, бүләкләүләр белән үрелеп барды.
Соңыннан традиция буенча “Туган тел” җыры яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев