Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”на йомгак ясалды

Бу уңайдан Апас урта мәктәбе базасында зур тантана узды.

(30 декабрь, “Апастово-информ”).


Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева, район китапханәләр челтәре җитәкчесе Гөлчәчәк Ахманова, мәктәп, балалар бакчалары җитәкчеләре, туган тел һәм әдәбият укытучылары катнашты.
Тантана барышында район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясады, Грант проектында җиңү яулаган Свияжный бистәсенең “Ләйсән”, Табар Черкене балалар бакчаларының, Апас урта мәктәбенең проектны тормышка ашыру буенча презентацияләре тәкъдим ителде. Апас урта мәктәбе укучылары трафыннан әзерләнгән “Халыклар дуслыгы” төбәкара фестиваленнән күренешләр, җыр-биюләр тантанага бәйрәм рухы өстәделәр. Шулай ук мәктәп фойесында районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен яктырткан, күренекле шәхесләр, якташларыбызны чагылдырган күргәзмәләр дә оештырылган иде.
Тантананың икенче өлешендә “Туган телләр һәм халыклар бердмәлеге елы”на багышланган чараларда катнашкан белем бирү оешмаларына, укытучыларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” төгәлләнде. Әмма туган телебезне, миллилегебезне, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен районда эш дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев