Апаста туйлар гөрли
Апас егете Ранис Гыйбадуллин һәм Заготзерно кызы Динара Җәләлетдинова парлы гаилә юлына аяк басты.
(16 сентябрь, “Апастово-информ”).
Алар районның ЗАГС бүлегендә кавышуларын законлаштырып, Кызыл туйларын билгеләп үттеләр. Ранис район эчке эшләр бүлегендә хезмәт итә. Динара Казан Дәүләт университетын кызыл Дипломга тәмамлап, районга яшь белгеч булып кайтты. Ул район үзәк хастаханәсенә эшкә урнашырга җыена.
Кадерле яшьләр! Гаиләгез нык, никахыгыз гомерлек булсын! Бер-берегезне хөрмәт итеп, сөеп-сөелеп яшәгез!
Бигрәкләр дә пар килгәнсез,
Сокланмый мөмкин түгел!
Мәхәббәтегез нурыннан
Яктыра безнең күңел!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев