Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста туйлар уза

Тәтеш районы Байраш авылы егете Фәннур Хәлилов үзенең тиң яры итеп Карабай авылы кызы Фәнзилә Сөнгатуллинаны сайлады.

(5 сентябрь, “Апастово-информ“).


Алар Кызыл туйларын билгеләп үтте. Яшьләр районның ЗАГС бүлегендә язылышты һәм пар балдаклар алмашты. Хәлиловлар гаиләсенә иң матур, изге теләкләр юлланды. Бу теләкләргә без дә кушылабыз, тигез, матур, парлы гомер телибез.
Уйларыгыз һәрчак бергә булсын
Юлларыгыз булсын гел бергә.
Ак бөркәнчек япкан бәхетегез
Шау чәчәктә булсын гомергә.
Шатлык белән тулып торсын
Сезнең тормыш касәгез.
Бер тамырдан үскән гөлдәй
Гел янәшә яшәгез.
Сезнең тормыш юлыгызда
Булмасыннар киртәләр.
Гел бәхетләр, гел шатлыклар
Алып килсен иртәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев