Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Тукай эзеннән...” бәйгесенә йомгак ясалды

Районда балалар бакчасы нәниләре, мәктәп укучылары, аграр көллият студентлары арасында “Тукай эзеннән...” бәйгесе узды. Бәйгегә барлыгы 100дән артык эш кабул иттек.

(25 апрель, “Апастово-информ”).


Бәйгене район башкарма комитеты, “Татмедиа”ның “Апастово-информ” филиалы, район мәгариф бүлеге берлектә оештырды.
Бәйгенең шартлары буенча, мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, аграр көллият студентлары сәнгатьле сөйләгән шигырьләренең видеоязмасын юлларга тиешләр иде.


“Тукай эзеннән...” бәйгесе 27 марттан 20 апрельгә кадәр дәвам итте. Жюри тарафыннан җиңүчеләр дә билгеләнде.
Менә алар иң-иңнәр, бәйгедә урын алучылар.

Олы төркем – Алсу Раимкулова (Каратун).
Урта төркем:
1 урын – Рузил Хилавиев (Каратун), Зилә Сафиуллина (Апас).
2 урын – Рамилә Әхмәтҗанова (Биеш, рус телендә), Замирә Ибраһимова (Чирмешән, татар телендә).
3 урын – Илүзә Галиуллина (Чирмешән), Илфар Гыйбадуллин (Дәүләки).


Кечкенә төркем:
1 урын – Адилә Әбубәкирова (Биеш), Лилия Нургалиева (Кызыл Тау).
2 урын – Азалия Хәйретдинова (Апас), Нәфисә Миңнебаева (Борнаш).
3 урын – Рания Гатауллина (Борнаш), Зәринә Сибгатуллина (Биеш).


Балалар бакчасы:
1 урын – Ислам Шәяхов (“Кояшкай”, рус телендә), Инсаф Фәйзуллин (“Кояшкай”, татар телендә).
2 урын – Әмир Хәйруллин (Әнәле), Фернан Мәгъсумов (Әҗем), Алия Мифтахова (“Кояшкай).
3 урын – Айзат Әхмәтҗанов (Әлмәндәр), Диләрә Заһретдинова (Чирмешән).


Балалар бакчалары коллективлары арасында:
1 – Иске Әнәле
2 – Апасның “Кояшкай”
3 – Чирмешән, Әҗем, Кече Болгаер, Әлмәндәр.


Мәктәп коллективлары арасында:
1 – Чирмешән, Каратун, Борнаш.
2 – Дәвеш, Апас, Иске Әнәле.
3 урын – Биеш, Сатмыш, Кызыл Тау, Балтай.


Барлык җиңүчеләргә дә Дипломнар биреләчәк. Катнашучыларга шулай ук электрон рәвештә Дипломнар юллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев