Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста туйлар уза

Борнаш егете Илшат Сәлимуллин һәм Апас кызы Адилә Гайнетдинова Кызыл туйларын билгеләп узды.

(6 декабрь, “Апастово-информ“).



Яшьләргә якыннары, туганнары, дуслары иң изге теләкләрен юллады. Алар районның ЗАГС бүлегендә пар балдаклар алмашты, кавышу турында таныклык алды. Котлауларга без дә кушылабыз. Яшь гаиләгә тигез, матур тормыш, бәхетле киләчәк, саф мәхәббәт телибез.
Котлы булсын яшьлек тантанасы,
Котлы булсын сөю хисләре.
Зур уңышлар белән алга илтсен
Сез барачак гомер юллары.
Тулып торсын бәхет чишмәсе,
Ташып торсын бәхет чиләге.
Озын гомер, саф мәхәббәт –
Барыбызның сезгә теләге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев