Апаста учаклар ягу тыела
Агымдагы елның 17 апреленнән 10 маена кадәр районга янгынга каршы махсус режим кертелде.
Махсус режим вакытында учаклар, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела. Махсус режим барган очракта штрафлар саны икеләтә арта.
Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.4 маддәсенең 2 өлеше нигезендә янгынга каршы махсус режим шартларында халыкка 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр, вазифаи затларга - 30 меңнән алып 60 мең сумга кадәр, эшкуарлык эшчәнлеген юридик затсыз гамәлгә ашыручы затларга - 60 меңнән 80 мең сумга кадәр, юридик затларга - 400 меңнән алып 800 мең сумга кадәр административ штраф салыначак.
Шырпы сызганчы уйлагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев