Апаста уку-өйрәнүләр башланды
Районда 31 январьдан гражданнар оборонасы, мобилизация һәм эвакуация район штабларының киңәйтелгән уку-өйрәнүләре башланды. -Татарстан башкаласында техноген катастрофа, көтелмәгән хәлләр яки хәрби конфликт башланып сугыш сугыш хәле игълан ителсә, районыбызга 35 мең казанлы ашыгыч төстә эвакуа ияләнәчәк,- диде бу өйрәнүләрне алып баручы ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге министрлыгы вәкиле....
Районда 31 январьдан гражданнар оборонасы, мобилизация һәм эвакуация район штабларының киңәйтелгән уку-өйрәнүләре башланды.
-Татарстан башкаласында техноген катастрофа, көтелмәгән хәлләр яки хәрби конфликт башланып сугыш сугыш хәле игълан ителсә, районыбызга 35 мең казанлы ашыгыч төстә эвакуа ияләнәчәк,- диде бу өйрәнүләрне алып баручы ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге министрлыгы вәкиле. Аларның 6 меңе авторанспорт белән Зур Күккүз авыл җирлегенә, калганнары тимер юл белән Каратун станциясенә озатылачак. Эвакуацияләнгән Казан халкын каршылау, урнаштыру, иминлекләрен кайгырту район хакимияте, авыл җирлекләре эвакуация комиссия-штабларына йөкләнә.
Уку-өйрәнүләргә барлык җитәкче-белгечләр, автотранспорт, ягулык белән тәэмин итү, район эчке эшләр бүлеге, ДНД дружиналары, сәламәтлек саклау һәм башка оешма-предприятиеләре, хуҗалыклар тартылды. Апас, Каратун, Зур Күккүздә махсус автоколонналар төзелде, мобилизация-эвакуация алымнары, махсус сигналлар ярдәмендә эшне оештыру тәртибе тикшерелде. 16 февралдә Казан вәкилләре районда тагын бер уку-өйрәнү үткәреп, көтелмәгән хәлләргә әзерлегебезгә бәя куячак.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев