Апаста укучылар эш белән тәэмин ителгән
Район үзәгендәге аллы-гөлле чәчәкләрне күреп, кем генә сокланмый икән?! Әлеге чәчәкләрне үстерүгә Апас урта мәктәбе укучылары да зур өлеш кертә.
Алар Апасның үзәк урамнарында чәчәкләргә су сибә, төпләрен йомшарта, чүпләрен утый. Чәчәклекләр һәм һәйкәл буйлары алар карамагында. Эш июнь, июль, август айларында бара.
–Авыл җирлеге һәм эш белән тәэмин итү үзәге килешүе нигезендә, җәйге каникул вакытында 14-18 яшьлек яшүсмерләр вакытлыча эш белән тәэмин ителә. Апаста ай саен 20 шәр бала эшли. Шулай ук Каратунда да эш бара, – ди үзәкнең җитәкчесе Рамил Сәлахов.
Һәр көн саен кич белән укучылар эшкә җыела. Карап-кадерләп торгач, чәчәкләр дә көннән-көн матурлана.
–Көндез хезмәт һәм ял лагерена йөрсәм, кичен эшкә киләм. Бер генә дә буш вакытым юк. Үзем эшләп алган акча бик кадерле ул, – ди Адилә Салаватуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев