Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста укучылар «Мәдәни көндәлекләр» алды

Апас урта мәктәбенең 1 класс укучыларына «Мәдәни көндәлекләр» тапшырылды.

(16 сентябрь, "Апастово-информ").


Укучының мәдәни көндәлеге" - ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында тормышка ашырыла торган ел саен үткәрелүче республикакүләм мөһим мәдәни проект. Биредә районыбыз укучылары теләп катнаша, җиңүләр яулый, бүләкләр ала.

"Укучының мәдәни көндәлеге” балаларны һәм аларның әти – әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру, укучыларны һәм олыларны рухи яктан баету максатын күздә тота. Алай гына да түгел, көндәлек укучыда аралашу күнекмәләрен булдыра, туган якка мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли, - диде китапханә хезмәткәре Гөлинә Мулләхмәтова.

Быел көндәлекләр халыкларның мәдәни мирасын саклауга багышланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев