Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста укытучы Рәмис Гыйззәтов үзенең туган көнендә волейбол ярышлары үткәрде

Хөрмәтле остазга изге теләкләр юлланды.

(21 март, “Апастово-информ”).


Рәмис Гыйззәтов 40 елга якын Апас мәктәбендә физик культура укытучысы булып эшли. Үз үрнәгендә балаларда спортка мәхәббәт тәрбияләгән, волейбол спорт уенына карата да кызыксыну уяткан остаз ул, бик күпләрнең яраткан тренеры. Ул өйрәткән Апас мәктәбе кызлары республика күләмендә дә үзләрен танытырга өлгерде.


Рәмис Гыйззәтов быел да үзенең туган көнендә Апас мәктәбе спорт залында укучы кыз балалар өчен шәхси Кубок-бүләкләренә традицион волейбол ярышлары үткәрде. Быел бу ярышлар 8нче тапкыр оештырылды. Районда волейболны үстерү өчен зур көч куйган Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы Рәмис Гыйззәтовка район башлыгы Айрат Җиһаншинның котлаулары ирештерелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова ихлас теләкләрен юллады. Котлауларга районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов, спорт объектлары җитәкчесе Ирек Яраханов һәм Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зиятдинова да кушылды. Район мәгариф бүлеге методисты Эльмира Габдрахманова мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиеваның тәбрикләүләрен юллады. Волейболчы кызлар да остазларына хөрмәт хисләрен белдерделәр.

Реклама


Уеннарда иң көчле кызлар командалары көч сынашты. Иң-иңнәр җиңүгә иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев