Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста умарта кортлары авыруларын кисәтү буенча зонакүләм семинар узды

Анда 8 район буенча ветеринария идарәләренең лаборатория мөдирләре, эпизоотологлар, районыбыз умартачылары җыелды.

(26 май, “Апастово-информ”).



Елдан-ел умарта кортлары арасында төрле авырулар барлыкка килә. Умарталарны законсыз рәвештә читтән кертүчеләр дә моңа сәбәпче булып торалар. Бу ветеринария белгечләренә дә, умартачыларга да зур борчу китерә. Шушы куркынычсызлыкны булдырмау һәм авыруларны кисәтү – киңәшмәнең төп максаты иде.


Татарстан Республикасы буенча ветеринария лабораториясе җитәкчесе урынбасары Айрат Зарипов җитәкчелегендә узган киңәшмәнең беренче өлешендә умарта кортлары арасында таралган чирләрне кисәтү буенча чыгышлар тыңланды. Белгечләр үз фикерләрен әйтте, үз тәкъдимнәрен кертте.

Реклама


Киңәшмәнең икенче өлеше саф һавада дәвам итте. Биредә районыбыз умартачылары үз умарта ояларын алып килгәннәр иде. Биредә умарта кортларын умарталыктан алып, аларны ветеринария лабораториясендә тикшерү тәртибе күрсәтелде.


Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, Апас районы ветеринария лабораториясе аеруча куркыныч авыруларны тикшерү һәм ачыклау буенча 8 район арасында әйдәп баручы буларак санала. Районда барлыгы 385 умартачы исәпләнә. Бүгенгесе көндә шуларның 100гә якыны умартачылык паспортлары булдырылган. Әлеге паспортларда барлык мәгълүматлар тупланып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев