Реклама
Җәмгыять
Апаста умартачылык өлкәсендә яңалыклар һәм социаль ярдәмнәр хакында сөйләштеләр
Апаста умартачылык темасына районкүләм киңәшмә узды.
(27 февраль, “Апасово-информ”).
Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан әйдәп баручы белгеч Алмаз Гамиров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, Россельхознадзор, Апас ветеринария берләшмәсеннән белгеч-җитәкчеләр, авыл җирлеге башлыклары, актив умартачылар, агрономнар катнашты.
Биредә узган 2022нче елга нәтиҗәләр чыгарылды, агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Сүз, нигездә, умартачылык өлкәсендә яңалыклар, социаль ярдәнәр хакында барды. Белгечләр умартачылык өлкәсен саклап калу, биопрепаратлар, умарталыкларны паспортлаштыру һәм башка мәсьәләләр буенча чыгышлар ясадылар.
Киңәшмә ахырында актив умартачыларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев