Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста урак ахырына якынлаша

21 сентябрьгә район буенча барлыгы 29768 гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынды. Тагын 1180 гектарда уңышны җыеп аласы калды, план үтәлеше 96,5 процент тәшкил итә. Район күләмендә бер гектардан уртача 36 центнер уңыш чыга. Иң зур уңышлы кыр-"Ибраһимов һәм К" хуҗалыгында-52,1 центнер. Әлмәндәр кырларында уртача уңыш-40,1, "АгроАктив" та-43,4, "Нур"да-44,3...

21 сентябрьгә район буенча барлыгы 29768 гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынды. Тагын 1180 гектарда уңышны җыеп аласы калды, план үтәлеше 96,5 процент тәшкил итә.

Район күләмендә бер гектардан уртача 36 центнер уңыш чыга. Иң зур уңышлы кыр-"Ибраһимов һәм К" хуҗалыгында-52,1 центнер. Әлмәндәр кырларында уртача уңыш-40,1, "АгроАктив" та-43,4, "Нур"да-44,3 центнер тәшкил итә.

Район буенча көзге арыш уңышы бер гектардан 30,2, көзге бодай-42,0, язгы бодай-36,5, арпа-37,4, борчак-22,5, солы-20,9. язгы рапс-14,8 центнер тәшкил итте.

Бүгенгә 1100 гектарда шикәр чәгендәре алынды. Уртача уңышы бер гектарга 360 центнер чыга.

Пландагы 10500 гектар мәйданда 8800 гектар уҗым культуралары чәчелде. Шуның 5500 гектары көзге арыш, 3300 гектары-көзге бодай.

Барлыгы 10000 гектар җир туңга сөрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев