Апаста Үзәк чыршы 22 декабрьдә ачыла
Иң матур, күңелле бәйрәмнәрнең берсе – Яңа ел җитә.
(19 декабрь, “Апастово-информ”).
Районның Үзәк паркында матур һәм купшы чыршы быел да күпләрне үзенә җәлеп итәрлек итеп бизәлде. 22 декабрьдә Үзәк чыршы утларын да кабызачак.
Үзәк чыршыны ачу тантанасы 22 декабрьдә 16.00 сәгатьтә башлана.
Уен-көлке, җыр-моң, театральләшкән күренеш Сезне көтә.
Бәйрәмнең махсус кунагы – Рафис Кәлимуллин. 0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев