Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Үзәк чыршы ачылды

Район башлыгы Карары белән, быел районда барлык Яңа ел чаралары да балаларга багышланачак.

(27 декабрь, “Апастово-информ”). 
Үзәк чыршыны ачу тантанасы да күбрәк балалар уеннарын үз эченә алды. Балалар конкурслары, хәрәкәтле уеннар, тау шуу оештырылды. Театральләшкән тамаша иске елны озатып, Яңа куян елын каршы алуга багышланды. Программаның иң көтеп алынган кунагы - Кыш бабай һәм Кар кызы да сәхнә түрендә булды. 
Районның мәдәният хезмәткәрләре белән беррәттән, махсус кунаклар Чулпан Йосыпова һәм Илшат Вәлиев райондашларга ял киче бүләк итте. 
Район башлыгы Айрат Җиһаншин бергә һәм бердәм булырга, алда торган Яңа ел бәйрәмнәрен гаилә кочагында, балалар, якыннар янәшәсендә үткәрергә чакырды. 
-Елга йомгак ясар вакыт җитте. Ел махсус хәрби операция белән башланды, өлешчә мобилизацияне үз эченә алды. Бүгенге чорда районыбызга берләшергә кирәклеген төшендерде. Патриотлар тәрбияләгән әти-әниләргә, ярдәм иткән гаиләләрнең барысына да олы рәхмәтебезне белдерәбез. Егетләр белән очрашып кайттым. Алар туган илгә тугры калырга һәм исән-сау кайтырга вәгъдә бирделәр. Авыл хуҗалыгы районы буларак, гадәттәгедән мул уңыш үстерүгә ирештек. 119 мең тонна ашлык җыеп алдык. Терлекчелек өлкәсендә дә сынатмадык. Яңа сәнәгать оешмалары сафка баска басты. Безнең иң зур байлыгыбыз – ул халкыбыз. Барыгызга да киләсе Яңа елда исәнлек-саулык, бәхет, өмет-хыялларның чынга ашуын телим. Хезмәтегез, бердәмлегегез өчен зур рәхмәт, - диде район башлыгы һәм ярдәм итеп һәрчак теләктәшлектә торган республика җитәкчелегенә иганәчеләргә рәхмәтен җиткерде. 
“Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның, “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәевның Яңа ел котлауларын ирештерде. 
-Исәнлек-саулык, тынычлык-иминлек телим. Һәр елны матур гына каршы алырга язсын, - диде ул. 
Чыршыны ачу тантанасында гуманитар һәм матди ярдәм күрсәткән иң актив райондашларыбыз Рәхмәт хатларына лаек булды. Чыршы бизәүгә өлеш керткән ир-егетләр дә бүләкләнде. 
 
Мобилизацияләнгән якташларыбызга теләктәшлек йөзеннән, быел масштаблы Яңа ел бәйрәмнәреннән һәм Яңа ел салютыннан баш тартырга дигән карар да кабул ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев