Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста үзәк Чыршы ачылды Зәвыклы итеп бизәлгән

Чыршы утларын кабызып, тирә-юньне нурга күмде.

(22 декабрь, “Апастово-информ”). 
Кыш бабай, Кар кызлары, төрле әкият геройлары райондашларны җылы сәламәп, бәйрәм белән котладылар. 8 метрлы биеклектәге Яшел аҗдаһа да халыкны кочак җәеп каршы алды, бәйрәм кәефе өстәде. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова район башлыгы исеменнән котлау сүзләрен җиткерде. 
Бәйрәм барышында иң матур бизәлешле оешмалар да ачыкланды. Аларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. 
Танылган җырчы Рафис Кәлимуллин үзенең җырларын бүләк итеп, ял иттерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев