Реклама
Җәмгыять
Апаста үзенчәлекле әдәби тамаша: шигърияткә яңа караш
Район мәдәният йортында “Шигырь – сәнгатьнең таҗы” исемле әдәби чара узды.
(24 апрель, “Апастово-информ”).
Күренекле шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне – Шигърият бәйрәме уңаеннан оештырылган әлеге чарада Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасының Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашты.
“26 апрельдә – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә Туган тел бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын алып тора. Апас - гореф-гадәтләрне, милли мәгарифне саклаган районнарның берсе. Районда барлык милләт халкы дус булып яши, бер-берсен хөрмәт итә. Районыбызның киләчәге әлеге традицияләр аша якты булыр, милли йолалар сакланыр, мәдәни мирасыбыз зур хөрмәт белән өйрәнелер”, - диде район башлыгы.
Район мәдәният йортының фойесында төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен, көнкүрешен, халкыбызның үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган күргәзмәләр урын алган иде. Биредә районыбызда яшәүче милләт вәкилләре осталыкларын күрсәтте, мастер-класслар уздырды.
“Һәр милләт үзенең телен, милли традицияләрен саклап яшәсә генә, ул милләт киләчәктә саклана. Милли үзаң күңелендә булган, үзенең үткәнен, тарихын, халкын яраткан, милләте белән горурлана белгән халык, телен дә, милли традицияләрен дә саклый ала. Апас районы халкының 91 процентны татарлар. Без сезне үрнәк итеп куярга тиешбез. Шундый матур үзәкләр, миллилекне, телне саклау буенча үрнәк булырдай җирлекләр булганда, безнең, әлбәттә, киләчәгебез бар”, - диде Марат Әхмәтов.
Чара барышында бер төркем райондашлар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең Рәхмәт хатына лаек булдылар. Зур Күккүз мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Фәнзилә Миңнуллина, район туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов, Апас урта мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Сафиуллина, районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Венера Сәгъдиева милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклауга керткән өлешләре өчен хөрмәтләнде, Марат Әхмәтов кулыннан Рәхмәт хатлары алды. Шулай ук, әдәби кичәнең проект авторы, Карамасар авылы китапханәчесе Альбина Нигъмәтҗанова Татарстан Республикасы Мәдәният министрының Мактау грамотасына ия булды.
Әдәби тамаша уйландырды да, шатландырды да, күзләр яшькә чыланган чаклар да булды. Барлык шигырьләр дә районда яшәп иҗат итүче үзешчән шагыйрьләрнеке иде. Сәхнәдә дә шигырь телен аңлаучы райондашлар чыгыш ясады.
“Әлеге проект - күп жанрларның, юнәлешләрнең иҗади җыелмасы. Шигырь жанры читтәрәк калып килә. Шигърияткә, әдәби жанрларга игътибарны арттыру, аларны таныту максатыннан уздырырга уйладык. Тамаша кылырга яшьләр дә күп килде. Бүгенге көндә шигырьне әлеге рәвештә дә тыңлап була икән дип утырганнардыр дип уйлыйм. Максатым ¬ шигырьне таныту”, - диде проектның авторы Альбина Нигъмәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев