Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста узган “Автоледи” бәйгесенең җиңүчесе кабат – Гөлназ Насыйхова

Апаста машина йөртүче хатын-кызлар арасында «Автоледи» бәйгесе узды.

(13 июль, “Апастово-информ”).



Бәйгене аграр көллият базасында районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсенең Буа бүлеге белән берлектә ДОСААФ оешмасы оештырды.

Бәйгедә 13 автоледи катнашты. Алар биремнәрнең теоретик өлешен компьютер классында, ә икенче өлешен шәхси машиналарында тапшырдылар. Гүзәл затлар югалып калмады, бар биремнәрне дә кыю һәм төгәл үтәделәр.


Җиңүче булып Каратуннан Гөлназ Насыйхова танылды.

Реклама


Гөлназның бу беренче генә җиңүе түгел. Узган ел да җиңү аның кулында иде. Ул район данын башкалада узачак бәйгедә яклаячак.

Икенче урында – Энҗе Гыйльметдинова. Энҗе беренче урын яулаган Гөлназ Насыйхованың сеңелесе. Ул бик аз гына аерма белән җиңү кубогын апасына тапшырды.

Өченче урында -Алия Сибгатуллина. Алия шулай ук оста машина йөртүчеләрнең берсе. Ул өченче ел рәттән кубокка ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев