Апаста узган “Чиста уеннар”да 6 районнан 300дән артык бала катнашты
Районның Сабан туе аланлыгында “Мәктәп чисталык кубогы” Бөтенроссия экологик турнирының беренче этабы узды.
(22 сентябрь, “Апастово-информ”).
Турнир Татарстан «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге "Чиста Уеннар - Татарстан" проект төркеме белән берлектә оештырылган.
Турнир өч этаптан тора: “Чиста уеннар” форматында экологик ярыш (6 районда уза), “Башка эш” платформасында онлайн-марафон һәм экологик квиз.
Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле, Буа районнарыннан килгән 300дән артык бала Сабан туе аланлыгын җыештыруда катнашты.
“Чиста уеннар” башланыр алдыннан балалар укроп, петрушка, базилик утырту буенча мастер-классларда, кызыклы викторинада катнаштылар, чүп урынында йөргән капкачларга икенче тормыш бирү серләрен төшенделәр. Җыелган чүпләрне дә икенчел чимал һәм катнаш калдыкларга бүләргә өйрәнделәр. Чүпләрне төрле төстәге капчыкларга аерым җыйдылар.
Экологик ярыш тәмамланганнан соң, бүләкләүләр узды. Аннан балалар табигать кочагында тәмләп чәйләр эчте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев