Апаста узган ел 7 йорт һәм 4 мунчага ут капкан
Узган ел районда 26 янгын очрагы кабатланган. Халыкка 639 мең сумлык матди зыян килгән.
(13 январь, “Апастово-информ”).
2021 елда янгыннарның саны 53 булган.
“Янгыннарның төп сәбәбе булып электр җиһазларыннан дөрес файдаланмау, мичләрнең төзексезлеге, ут белән саксыз кылану тора. Әлеге сәбәпләр аркасында 7 йорт, 4 сарай, 4 мунча, 1 гараж янды. Шулай ук печән, чүп-чар, коры үлән яну очраклары да бар”, - ди өлкән дознаватель Илшат Шәфигуллин.
Ут-күздән сак булсак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев