Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста ветераннар очрашу кичәсе үткәрделәр

Йомралы, Әнәле һәм район үзәге ветераннар Советлары Апаста үзара очрашу кичәсе үткәрделәр. Биредә үк өйдә пешерелгән камыр азык, кайнатмаларны тәмләп карау, чәй табыннары, төрле кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылды. Программа буенча Мәдәният йортының бильярд залында спорт ярышлары да узды. Узган ел дәвамында район үзәгендә иң матур йорт каршысы, бакча, иң сәләтле...

Йомралы, Әнәле һәм район үзәге ветераннар Советлары Апаста үзара очрашу кичәсе үткәрделәр. Биредә үк өйдә пешерелгән камыр азык, кайнатмаларны тәмләп карау, чәй табыннары, төрле кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылды. Программа буенча Мәдәният йортының бильярд залында спорт ярышлары да узды. Узган ел дәвамында район үзәгендә иң матур йорт каршысы, бакча, иң сәләтле умартачы, чәчәк, виноград үстерүче өлкән яшьтәгеләрне ачыклау бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Жюри шул конкурсларда җиңүчеләрне сәхнәгә чакырып, истәлекле бүләкләр һәм Диплом-Грамоталар тапшырды. Бу тантанадан соң хезмәт ветеран- үзешчәннәре апаслыларга махсус әзерләгән бик матур концерт куйдылар. Район үзәгендә яшәүче өлкәннәр Әнәле һәм Йомралы, Карабай авылларында яшәүче чордашларын шулай зурлап Апаска чакырганчы, үзләре дә 1 ай элек шул якларда кунак булып кайкан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев