Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста ветераннар Тимур Шәймиевнең бүләкләрен алды

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм Ленинград блокадасы шаһитларына Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең оныгы Тимур Шәймиев исеменнән азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

(25 апрель, “Апастово-информ”). 
Бүгенге көндә районда биш Бөек Ватан сугышы ветераны, 2 Ленинград блокадасы шаһиты яши. 
Бүләкләрне җәмгыятьнең вәкиле Гүзәл Ибраһимова район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров белән берлектә өлкәннәрнең өйләренә барып тапшырды. Һәм дүртенче ел Җиңү көне алдыннан бүләкләр тапшыруларын, барлык республика ветераннарына бәйрәм кәефе бүләк итүләрен билгеләп үтте. 
Күчтәнәчләрне Бөек Ватан сугышы ветераннары – Багыш авылында яшәүче Фәһим абый Фәсхиев, Үтәмештә яшәүче Хәйретдин абый Сәлахов, Апастан Фәрит абый Юнысов олы рәхмәтләре аша кабул итте. Үткән тормыш һәм хезмәт юллары хакында да искә алдылар. 
Шулай ук Тутай авылында яшәүче Галия апа Гыйззәтуллинага, Дүртиле авылында яшәүче Сария апа Сафинага да бүләкләр өйләренә барып тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев