Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Ветераннар – халыкның мәдәниятен һәм традицияләрен саклаучылар” республикакүләм бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды

Бу уңайдан Апас “Сәләт” балалар иҗат үзәгендә районыбыз өлкәннәренең кул эшләре күргәзмәләре оештырылды.

(4 май, “Апастово-информ”).



Әлеге бәйге Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган. Бәйгедә 40тан артык кеше тарафыннан 10 номинация буенча барлыгы 100 эш тәкъдим ителде. Шуларның сигезе республика этабына тапшырылды.


“Районыбызда актив өлкәннәребез күп. Алар төрле бәйрәмнәрдә, бәйгеләрдә катнашып, үзләренең уңганлыкларын, сәләтләрен күрсәтәләр. Бәйге турында игълан ителгәч тә, катнашырга теләк белдерүчеләр күп булды һәм алар үзләренең осталыкларын тагын бер кат дәлилләделәр”, - дип сөйли район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина.

 


Барлык катнашучыларга да Мактау грамоталары һәм истәлекле сувенирлар тапшырылды.


Роза Насыйбуллина Чирмешән авылыннан. Үзе 35 елга якын Багыш авылында фельдшер булып эшли. Кичләрен кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата.


“Кул эшләренә кызым җәлеп итте. Барлык нечкәлекләренә ул өйрәтте. Кул эшләре күңелемә тынычлык, ял бирә. Туган көннәргә, бәйрәмнәргә дусларыма, якыннарыма бүләк итәм. Күбрәк чәчәкләр ясыйм. Кайсы дустыма гына килеп керсәм дә, өй түрләрендә үзем ясаган чәчәк бәйләмнәрен күрәм. Шуңа бик сөенәм”, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев