Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста волонтерлар хәрби-контрактчы егет Салават Мингалиев белән очраштылар

Апас егете Салават Мингалиев 8 ел дәвамында контракт буенча хезмәт итә.

(3 май, “Апастово-информ”).


“Алга” яшүсмерләр клубында хәрби егет белән җылы очрашу узды. Очрашуга Апас мәктәбенең яшь волонтерлары һәм “Фәрештәнең алтын куллары» Бөтенроссия волонтерлар оешмасы кысаларында районда оешкан “Көмеш волонтерлар” хәрәкәте өлкәннәре килде. Алар Салават Мингалиев белән якыннан аралашып, сораулар бирделәр, исән-сау әйләнеп кайтуын теләделәр. Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин, “Алга” яшүсмерләр клубы җитәкчесе Илдар Салаватов, көмеш волонтерлар Сания апа Сафиуллина, Илдар абый Усманов һәм Роза апа Ногманова да егеткә алып китәр өчен тактик носилкалар һәм сумка янчыклар тапшырдылар. Укучылар исә иң кадерле бүләк – матур җырлары һәм изге теләкләр язылган өчпочмаклы хатлары белән сөендерделәр.


Салават Мингалиев Апаста туып-үсә. Апас мәктәбендә белем ала. Соңыннан аграр көллияттә һөнәр үзләштерә. 1 ел Амур өлкәсенең Белогорск шәһәрендә хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, 3 ел машина йөртүче булып эшли. 2015нче елда контракт төзеп, кабат хәрби хезмәткә китә.


“Апас яшьләренең күбесе бәхет эзләп чит шәһәрләргә китте. Мин дә шул максат белән еракларга юл тоттым. Тик хәрби хезмәтне сайладым. Үзем бик теләдем. Үкенгәнем юк”, - диде егет горурланып.


Салават Мингалиев махсус хәрби операциядә беренче көннәрдән үк катнаша. Бу вакыт эчендә ул үзен тырыш, намуслы, батыр егет итеп таныткан. «Батырлык өчен» медальләре, 2022нче елда Россия Федерациясе Президенты, илебезнең хәрби көчләренең баш командующие Владимир Путиннның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.


“Минем өчен иң зур бүләк – исән-сау булуым. Анда син үзең өчен үзең җаваплы. Үзеңне үзең кайгыртасың. Бердәмлекнең, дуслыкның чын көчен аңлыйсың”, - диде Салават Мингалиев.


Егет кыска вакытлы ялга кайтты. Аның гаиләсе авыр югалту кичерде. Аның әтисе Мөдәрис Мингалиев каты авырудан соң вафат булды. Батыр Ил улы үстергән гаиләнең, әнисенең авыр кайгысын уртаклашабыз. Районыбыз горурлыгы булган Апас егете Салават Мингалиевка уңышлар, исән-сау булып туган якларга әйләнеп кайтуын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев