Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста хәйрия театраль тамашасы изге максатларда куелды

Район мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм йөзеннән “Гөргери киленнәре” дип исемләнгән театраль тамаша узды.

(22 февраль, “Апастово-информ”).


Тамашачы рәхәтләнеп ял итте, елаганчы көлде, җирле артистларның чыгышларына сокланды. Шул ук вакытта әлеге тамашага килүе белән саваплы гамәл дә кылды. Чөнки, театраль тамашадан җыелган акчалар барысы да махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм чараларына сарыф ителәчәк.

Читтән килгән артистлар бер кырыйда торсын! Зал тутырып килгән тамашачы соңыннан әнә шундый фикерен җиткерде. Бер-берсенә туры килгән, тулыландырган артистлар тулы кәеф бүләк итә алды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, районның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина, хәрби хәрәкәт ветераннарының Координацион Советы җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин җитәкчелегендәге егетләр ир-егетләрне 23 февраль Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итеп, “ярдәм янәшә” акциясенә кушылган халык театры коллективына зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев