Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста халык җыеннары дәвам итә

Тутай авыл җирлегендә узган халык җыенында күп кенә файдалы киңәшләр, тәкъдимнәр һәм яңалыклар яңгырады.

 

Реклама

Тутай һәм Күкшем авылларында 272 кеше яши. Тутай авылы Сара Садыйкова музее белән билгеле. Бирегә дәрәҗәле кунаклар еш килә. 
Җирлектә халык терлекчелек белән шөгыльләнә. Барлыгы 325 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 56 баш савым сыеры, 31 баш ат бар. 
“Җирлегебез төрле дәүләт программаларыннан читтә калмый. Тутай авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде, якын арада ул ишекләрен ачарга әзерләнә. Әхмәмов урамына 600 метр озынлыгында таш өслекле юл салыначак, Күкшем авылында “Чиста су” программасы белән 4 чакрым озынлыгында су юллары алыштырылачак, яңа су башнясы куелачак, - диде Тутай җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова. Ул җитәкчелектән Күкшем авылына медпункт булдыруда ярдәм итүләрен дә сорады. 
Төрле тармак җитәкче-белгечләре төрле программалар, яңалыклар, законнарда булган үзгәрешләр хакында таныштырып узды. 
Район башлыгы Айрат Җиһаншин һәр сорауның эш планына кереп, акрынлап хәл ителә баруын белдерде. 
Шулай ук терлек санын, сөт сыйфатын арттыру кирәклегенә басым ясады. Мобилизацияләнгән егетләргә, аларның гаиләләренә ярдәм итәргә чакырды. 
“Җылы сүз белән булса да ярдәм итегез. Бүгенге көндә бердәмлек бик кирәк. Сынауларны бергәләп узыйк”, - диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев