Апаста халыкара сәнгать күргәзмәсе ачылды
Апас туган якны өйрәнү музеенда “Палестина безнең йөрәкләрдә” дигән күргәзмә ачылды.
(20 нче декабрь, “Апастово-информ”).
Әлеге 125 нче “Палестина һәрбер йөрәктә” дип аталган Россия һәм чит ил рәссамнарының картиналарыннан төзелгән күргәзмә Император данлыклы Палестина җәмгыяте бүлеге җитәкчесе, философия һәм юриспруденция докторы, "Европа-Азия"Халыкара гуманитар академиясе академигы Бассам Фатхи Аль-Балауи ярдәме белән оештырылган.
Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев, музей хезмәткәрләре, төрле өлкә җитәкчеләре, Апас урта мәктәбе укучылары, аграр көллият студентлары катнашты.
Гөлүсә Галләмова район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән сәламләде. Районыбыз кунагы Бассам Фатхи Аль-Балауига Рәхмәт хаты тапшырды.
Бассам Фатхи Аль-Балауи үзенең чыгышында Апас халкының кунакчыл булуын әйтеп китте. Сорауларына җавап биргән һәм рәсем бәйгесендә катнашкан балаларга бүләкләр өләште.
Кызыл тасманы кисеп кунаклар күргәзмә залына уздылар. Районыбыз кунагы һәрбер картина буенча сөйләп таныштырып барды.
“Бүген безнең музейда халыкара күргәзмә ачылды. Хөрмәтле кунагыбыз һәрбер картинаның эчтәлеге белән таныштырды. Күргәзмә январь ахырына кадәр эшлиячәк. Кызыксынган һәрбер кеше килеп карый ала”, - диде музей җитәкчесе Лилия Нәбиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев