Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан райондашларны искә алдылар

1 июльдә июльдә Россиядә истәлекле дата – хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә.

(1 июль, "Апастово-информ").


Райондашлар Батырлар мемориал комплексына бу юлы тау-ташлар, кыялар арасында газапларны бергә кичергән әфганчылар һәм Чечня җирендә хәрби бурычын үтәгән егетләр, Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә, хезмәт иткән җирләрендә башларын салган батыр егетләрне искә алырга дип килде.
"Без бүген илебездән читтә "кайнар нокта"ларда хезмәт итүче барлык ватандашларыбызның батырлыгына олы хөрмәт белдерәбез. Илебез тынычлыгы өчен башларын салган горур ил улларын искә алабыз. Алар безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр", - диде район Советы аппараты җитәкчесе Данис Сәйфетдинов.
Чарада район җитәкчелеге, хәрби комиссариат, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр вәкилләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, иҗтимагый оешмалар активистлары һәм патриотик берләшмәләр, балалар катнашты. Апас һәм Кайбыч районнары хәрби хәрәкәт ветераннарының Координацион Советы җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин бүген дә горур ил улларының бабайларыбыз батырлыгына тап төшермәүләре хакында горурланып сөйләде.
“Без төрле хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан егетләр буларак Ил алдындагы бурычыбызны намус белән үтәдек”, - диде ул.12:01

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев