Апаста хәтер акциясе уза
27 июльдә Донбасстагы сугышта һәлак булган балаларны искә алу көне үтә.
(26 июль, “Апастово-информ”).
Вакытсыз арадан киткән сабыйлар истәлегенә шәмнәр яндырылып, чәчәкләр, уенчыклар куелачак, ак шарлар очырылачак, кәгазь көймәләр йөздереләчәк.
Балалар 1 минутлык тынлык белән искә алына.
Искә алу чарасы Батырлар мемориал комплексында, 9.00 сәгатьтә башлана.
Шарлар, йомшак уенчыклар, шәмнәр алып, кәгазь көймәләр ясап килергә тәкъдим ителә.
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев