Апаста Хәтер көнендә яу кырында башларын салган каһарманнарны искә алдылар
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне.
(22 июнь, “Апастово-информ”).
82 ел элек — 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта илебез 27 миллионлап кешесен югалткан. Районыбыздан 11152 кеше сугышка киткән. Аларның 7002се кире әйләнеп кайтмаган. Туган җир туфрагына басмаучылар арасында 1045 кеше хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Җиңү зур югалтулар, ачы язмышлар бәясе белән яулап алынган. Бу көн ил тарихында кара хәрефләр белән язылган, күпләрнең күңеленә ачы яра салган. Хәтер һәм кайгы көнендә районда дәүләт флаглары төшерелде, Апасның Батырлар мемориал комплексында узган Хәтер чарасында тыныч тормыш бүләк иткән райондашларыбыз искә алынды, Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды. Хәтер чарасында район җитәкчелеге, хәрби комиссариат, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр вәкилләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, иҗтимагый оешмалар активистлары һәм патриотик берләшмәләр, балалар катнашты.
“1941 елның дәһшәтле 22 июнь таңы тормышны икегә аерып куйган дата. Бүген илебезнең һәр почмагында, һәр авыл-шәһәрләрдә Хәтер көне уза. Кичә төнлә Хәтер шәмнәре янды. Бүген исә батырлар истәлегенә куелган һәйкәлләрдә митинглар уза, әби-бабаларыбызның якты истәлегенә чәчәкләр салына, аларның ачы язмышы бер минут тынлык белән искә алына. Хәтер – мәңгелек, берни дә, бер нәрсә дә онытылырга тиеш түгел!”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Районның хәрби комиссары Наил Җантимиров тынычлык өчен сугышта башларын салган каһарманнарның, Бөек Җиңү өчен тылда хезмәт куйган хезмәтчәннәрнең батырлыгы мәңгелек булуын ассызыклады.
“Без фронтта һәм тылда хезмәт иткән райондашларыбызның батырлыгын мәңге онытмабыз”, - диде ул.
Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев Җиңү алып килгән каһарманнар рухына догаларын ирештерде.
“Хәтер һәм кайгы көнендә күп сүз кирәк түгел. Бүген дога кирәк”, - диде Мирхәт хәзрәт.
Апас һәм Кайбыч районнары хәрби хәрәкәт ветераннарының Координацион Советы җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин бүген дә горур ил улларының бабайларыбыз батырлыгына тап төшермәүләре хакында горурланып сөйләде.
“Бабайларыбыз батырлыгын мәңге истә тотарбыз. Без төрле хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан егетләр буларак Ил алдындагы бурычыбызны намус белән үтәдек”, - диде ул.
Яу кырында башларын салган батырлар бер минутлык тынлык искә алынды. Мәскәү вакыты белән 12.15 сәгатьтә бөтен ил буенча бер минутлык тынлык игълан ителде. Аның вакыты очраклы гына сайланмаган — 1941 елда нәкъ менә 12.15 сәгатьтә Советлар Союзы Хөкүмәте фашистлар Германиясенең һөҗүм итүе турында хәбәр иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев