Апаста яңа җитәкче
Район хакимиятенең утырышлар залында булып узган өченче чакырылыш Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышында район Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Гыйбадуллин Алмаз Нәҗип улы билгеләнде. Ул 1979 елда Апаста туа. Югары белемле, 2001нче елда Казан ветеринария академиясен тәмамлап Апас районына эшкә кайта. Районның оешмаларында зоотехник, авыл хуҗалыгы министрлыгының Апас районындагы токымлы...
Район хакимиятенең утырышлар залында булып узган өченче чакырылыш Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышында район Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Гыйбадуллин Алмаз Нәҗип улы билгеләнде. Ул 1979 елда Апаста туа. Югары белемле, 2001нче елда Казан ветеринария академиясен тәмамлап Апас районына эшкә кайта. Районның оешмаларында зоотехник, авыл хуҗалыгы министрлыгының Апас районындагы токымлы терлекчелек идарәсенең җитәкчесе, Әнәле агрофирмасының Горбунов бүлекчәсендә директор урынбасары, Свияга агрофирмасында баш ветеринар табибы, Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлегендә баш ветеринар инспектор булып эшли. 2016нчы елның 9 мартыннан бүгенге көнгә кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары булып хезмәт итә. Эш дәверендә үзен тәҗрибәле, гадел, таләпчән, югары профессиональ җитәкче итеп күрсәтте. Дәүләт хезмәтенең 3 класс советнигы. Өйләнгән, 2 бала тәрбияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев