Апаста яңа спорт комплексы төзелеше графиктан калышмый
Апас мәктәбе һәм "Алтын алка" боз Сарае янәшәсендә моннан 5 ай элек башланган төзелеш эшләре көне-төне алып барыла. Төп бина стеналары моннан бер ай элек монтажланды. Инде аның түдәсен яптылар. Зур, якты тәрәзәләр дә куйдылар. Алар эчендәге бассейннарның нигезләре, су тутыру, чистарту, җылыту, канализация системалары да өлгереп килә. Район җитәкчелеге,...
Апас мәктәбе һәм "Алтын алка" боз Сарае янәшәсендә моннан 5 ай элек башланган төзелеш эшләре көне-төне алып барыла. Төп бина стеналары моннан бер ай элек монтажланды. Инде аның түдәсен яптылар. Зур, якты тәрәзәләр дә куйдылар. Алар эчендәге бассейннарның нигезләре, су тутыру, чистарту, җылыту, канализация системалары да өлгереп килә. Район җитәкчелеге, архитектура-төзелеш, техника һәм хезмәт куркынычсызлыгы инспекторлары эш барышы һәм аның сыйфатын көндәлек күзәтү астында тота.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев