Апаста якташыбыз Шәүкәт Галиевне искә алдылар
Әгәр исән булса, язучы, шагыйрь Шәүкәт Галиевка 92 яшь тулган булыр иде.
(20 ноябрь, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).
Якташыбызның туган көне ел саен зурлап билгеләп үтелә. Быел да район үзәк китапханәсе янында Шәүкәт Галиев хөрмәтенә куелган бюстка чәчәкләр салынды, аңа багышлап хәтер чарасы узды. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев, район Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов, Олы Бакырчыдагы Шәүкәт Галиев исемендәге музей җитәкчесе Рәшит Гыйльметдинов һәм шагыйрь белән якыннан таныш булган мәгариф ветераны Миләүшә апа Вәлиуллина якташыбыз турында җылы хатирәләре белән уртаклаштылар, истәлекләрен яңгыраттылар.
“Шәүкәт абый Галиев районыбызның олы горурлыгы. Без аны һәрчак зурлап икә алабыз. Музеебызда якташыбызның иҗатына, тормыш юлына багышланган күргәзмәләр эшли, махсус аудиоязмалар, видеоязмалар саклана”, - дип белдерде район Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов.
Шагыйрьнең туган авылы - Олы Бакырчыда Шәүкәт Галиев исемендәге музей эшләп килә. Аны шагыйрьнең туганы Рәшит Гыйльметдинов җитәкли.
“Шәүкәт абый Галиев татар дөньясында танылган шагыйрь булса, минем ул якын туганым. Ул тыйнак, ягымлы кеше иде. Беркайчан да зарланманды”, - дип искә алды ул.
Чарада аудиотасмада Шәүкәт Галиевның үзе укуында туган ягына багышлап язылган шигыре яңгырады. Шулай ук район Туган якны өйрәнү музеенда видеоязмалар күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев