Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста якын киләчәктә яшьләр һәм яшүсмерләр үзәге булачак

Бүген районга Татарстан Республикасының Яшьләр эше министры урынбасары Ринат Садыйков килде.

(21 нче апрель, “Апастово-информ”).


Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев һәм урынбасарлар белән берлектә әлеге үзәккә биреләчәк биналар белән таныштылар. Шулай ук ял-сәламәтләндерү үзәгендәге капиталь төзекләндерү эшләре белән таныштылар.

“Республиканың Яшьләр эше министрлыгы, Татарстан республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә, Дәүләт яшьләр сәясәте объектларына инфраструктура үсешенә юнәлдерелгән программаларны тормышка ашыру өстендә эшли. Әлеге программа кысаларында Апас районында яшьләр һәм яшүсмерләр өчен үзәкләр булачак. Без бүген объектларны карадык һәм проектларын эшләү бара. Шулай ук ял-сәламәтләндерү үзәгендә кызу эш кайный. Балалар җәйге ялларын төзекләндерелгән, бик тә матур лагерьда ял итәрләр дип ышанып калам”, - дип белдерде республика кунагы Ринат Садыйков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев