Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста ялган аракы сату очраклары кабатланмасмы?

Татарстанда соңгы ярты елда 400 кеше сыйфатсыз яки ялган аракы эчеп яки спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш куллану аркасында агуланган. Шуларның 150 сен табиблар коткарып кала алмаган. Бу "кара исемлектә" безнең районнан да бер кеше бар. -Шуңа да чит-ят куллардан шикле спиртлы эчемлекләр сатып алу үз тормышыгызны белә торып куркыныч астына...

Татарстанда соңгы ярты елда 400 кеше сыйфатсыз яки ялган аракы эчеп яки спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш куллану аркасында агуланган. Шуларның 150 сен табиблар коткарып кала алмаган. Бу "кара исемлектә" безнең районнан да бер кеше бар.
-Шуңа да чит-ят куллардан шикле спиртлы эчемлекләр сатып алу үз тормышыгызны белә торып куркыныч астына кую ул. Контрафакт аракы-шәраб, сыра, коньяк арзан торырга мөмкин, тик тормышыгыз, сәламәтлекне бернинди акчалар белән дә бәяләп булмый,-ди алкогольле эчемлекләр әйләнешен күзәтүдә тоту район комиссиясе вәкиле, район баш табибы урынбасары Алмаз Юнысов.
Соңгы ярты елда башкаларга сату өчен көмешкә куучы, итәк астыннан спиртлы эчемлекләр сатып кеше гомерен бернигә дә санамыйча җиңел генә баю юлын сайлаган бер дистәдән артык кеше "Госалкоголь" инспекторлары, хокук сакчылары корган ятмәгә капты.
-Кайбер кибетчеләрнең Закон тыйган вакытта кулланучыларга алкогольле эчемлекләр сату очраклары теркәлде. Берәүнең хәтта, Казан базарларыннан канистралы шикле спирт алып кайтып идән астында шуны су белән болгатып ялган аракы ясап сатуы да билгеле булды. Аңа карата хокук сакчылары РФ Җинаятьләр Кодексының 238 маддәсе буенча җинаять эше кузгатты һәм судка тапшырдык. Ел башыннан алкогольле продукция әйләнешен тәүлеклек күзәтүдә тотып, 100 дән артык урынга чыгып тикшерү-рейдлар үткәрелде, законсыз әйләнештән 121 литр спиртлы эчемлек алынды һәм юк ителде. Бу кара исемлеккә эләккән беркем дә җәзасыз калмады. Шул исәптән, июнь аенда мондый "эшмәкәрләр" 26 мең сумлык административ штрафка тартылдылар. Шундый елгыр адәмнәр сезгә дә билгеледер бәлкем? Тиешле җиргә хәбәр итегез, сигналыгыз расланса сезгә 10 мең сумга кадәр дәүләт премия түләргә әзер,-дип үз сүзен өсти район полициясе җитәкчесе Раил Гатауллин.
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев